Эх, бу кеше сүзләре
Төрлесе

Эх, бу кеше сүзләре

Татар эстрадасыныӊ популяр җырчысы Хәния Фәрхи Вәсилә Фаттахованыӊ ятим баласын үзенә алырга җыенмый.

"Вечерняя Казань" газетасында һәм сайтында популяр җырчы Хәния Фәрхи әле күптән түгел мәрхүмә булган җырчы Вәсилә Фаттахованыӊ ятим баласын үзенә алырга теләк белдергән, дип язып чыккан иде. Моны төрле социаль төкемнәрдә дә кабатладылар. Хәния Фәрхи бу сүзләрне кире кага: «Минем сүзләремнеӊ мәгънәсен бозып, дөрес хәбәр таратмыйлар. Кечкенә Камилланыӊ әтисе, әбисе бар. Ул кыз бала ялгыз калмаячак. Мин ничек итеп, алардан узып мондый сүзләр сөйлим инде. Бу очракта бу гаиләгә ярдәм итәргә әзер торуым турында гына әйтә алам».
Бу турыда Pro Kazan. Ru cайты хәбәр итә
Фото: matbugat

250

Нет комментариев