Фәрит Гыйниятов исеме районыбызныӊ шактый кешесенә таныш. Районда социологик өйрәнуләр үткәрү, аныӊ буенча нәтиҗәләр ясау һәм үсеш юлларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерүләрдә катнашкан иде.
Аннан соӊ да райондагы дуслары янына еш кайта иде. Безнеӊ дә соӊгы күрешү узган елныӊ район Сабан туе чорына туры килгән икән. Һәр вакыт шат күӊелле, кешеләр белән тиз аралашып китүче, ярдәм итәргә әзер тручы бу шәхеснеӊ безнеӊ арадан китеп баруына ышанасы килми, әмма…
Фәлсәфә фәннәре кандидаты Фәрит Гыйниятовка КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары, политология кафедрасы доценты булып эшләгән, аӊа быел 59 яшь тулган.
Ул бүген өйлә вакытында Казан (Идел буе) федераль университетның 2 нче корпусыннан 16 нчы катыннан сикереп үлгән.
Укытучы-галим үләр алдыннан язу калдырган. Анда ул үлемендә беркемне дә гаепләмәскә әйткән, авырудан интегүен белдергән.
Якыннарынынӊ, туганнарыныӊ авыр кайгысын уртаклашабыз.
Нет комментариев