Һәр райондашыбызның тавышы һәм фикере әһәмиятле, ди район башлыгы
Төрле программалар нигезендә күләмле төзелеш эшләре туктап тормый, эшчәнлек барышында яңа технологияләр үзләштерелә, төзү материаллары кулланыла
Татарстан Республикасында 21 апрельдән 12 июньгә кадәр 2026 елда төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк объектлар исемлеген ачыклау өчен тавыш бирү бара.
Һәркемнең тавышы һәм фикере әһәмиятле, чөнки төзекләндерү эшләре иң беренче чиратта халыкның һәм җирлекнең мәнфәгатьләрен, уңайлы яшәешен кайгыртып тормышка ашырыла.
«Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты аша гамәлгә ашырылучы әлеге программаларны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин да хуплый: «Төрле программалар нигезендә күләмле төзелеш эшләре туктап тормый, эшчәнлек барышында яңа технологияләр үзләштерелә, төзү материаллары кулланыла. Авылларыбыз, бистәбез ныгый, күркәмләнә. Заманча паркларыбыз күңелле очрашу, ял итү урынына әйләнде».
Тавыш бирүдә актив катнашыйк, хөрмәтле райондашлар! Барысы да сезнең тавышка бәйле! gorodsreda.tatar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев