Игътибар, өлкәннәр көне уңаеннан открыткалар бәйгесе игълан ителә
Төрлесе

Игътибар, өлкәннәр көне уңаеннан открыткалар бәйгесе игълан ителә

Өлкәннәр көне уңаеннан, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында "Минем яраткан әбием!" яки "Минем яраткан бабаем!" дигән открыткалар бәйгесе үткәрелә.

Бәйге район хакимияте һәм волонтерлар оешмасы белән берлектә игълан ителә. Иҗади эшләр төрле форматта эшләнеп, эчке өлешенә өлкәннәр өчен котлау языла, әмма ул ачылмалы булырга тиеш. Эшләрне 10нчы октябрьгә кадәр район социаль яклау бүлегенә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре - волонтерлар кураторы Эльвира Әхмадуллинага (3 этаж 6нчы бүлмә) китерүегез сорала.
Фото: http://stranamasterov.ru/blog/22573/teaser

Нет комментариев