Төрлесе

Кайгырталар

«Наз» үзәге каршында эшләп килүче «Забота» әти-әниләр клубының чираттагы утырышы булып узды.

Чарада 11 гаилә катнашты. Алар «Терроризм: моны белергә кирәк» дигән темага лекция тыңлады. Балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлар исә балалар куркынычсызлыгы хакында сөйләде. Психологлар һәр гаилә белән аерым аралашып, ата-ана бурычларының үтәлешен ачыклады. Чара ахырында катнашучыларга «Наркотиклар» дигән видеоролик тәкъдим ителде, «Сәламәт гаиләдә сәламәт бала», «Балаларыгыз өйдәме?» кебек буклетлар таратылды.


250

Нет комментариев