Төрлесе

Казанда бер автобус тукталышының исемен үзгәртәчәкләр

Мәгълүматны алты автобус маршрутындагы таблода яңартачаклар

28 марттан Казанда Себер трактындагы автобус тукталышының исемен үзгәртәчәкләр. Сүз «Ноксин урамы» тукталышы турында бара, аны «Троицкая Нокса торак массивы» дип атаячаклар, дип хәбәр итте Татарстан башкаласы Мэриясе матбугат хезмәте.

Мәгълүматны алты автобус маршрутындагы таблода яңартачаклар. Сүз №1, 4, 34, 60, 84 һәм 91 автобуслар турында бара. Шулай ук телгә алынган маршрутларда автоинформаторлар яңадан язылачак.

Реальное время

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев