Пенсиягә чыгарга өлгерәбезме,  әллә…
Төрлесе

Пенсиягә чыгарга өлгерәбезме, әллә…

Россия Федерациясенеӊ финанс министры Антон Силуанов пенсиягә чыгу яшен арттыруны тиз арада хәл итәргә кирәк, дип саный.

«Алдан, төрле өстенлекләргә ия булып билгеләнгән пенсияләрне бетерергә һәм тиз арада пенсиягә чыгу яшен күтәрергә кирәк. Бу бюджетныӊ торышын яхшырту гына түгел, илебездәге кискен кире демографик хәл аркасында килеп чыккан вәзгыятьне дә йомшартыр иде», дип белдерә ул INTERFAX.RU га. Бу юлларны укыганда, безгә килеп җиткәч, шул булыр инде ул, дип уфтанучылар да булыр. Әмма, алдан кайгырмыйк әле. Түрәләрнеӊ һәр әйткән сүзе үтәлсә, без инде күптән оҗмахта булыр идек. Юкка борчылмагыз!
Фото: http://xn--24-dlcyxgbyj.xn--80asehdb/vlasti-zadymalis-o-povyshenii-pensionnogo-vozrasta/

250

Нет комментариев