Норма авыл җирлегенә кергән Пүскән авылы үзе тау башында утырса да, урамнары яз-көз йөрерлек булмый. Ел саен вак ташлы катнашма юлга тау-тау булып түшәлсә дә, каядыр юкка чыгып барды.
Пычрак вакытларда күтәрелгән юл буенча җиӊел машина тезелеп тора иде. Быел бу чарасызлыктан котылырга булганнар. Хәзер инде керә торган юл технологиягә туры китереп салына, башта аслык әзерләнә, аннан соӊ ком салына. Шуннан соӊ гына вак таш түшәү башкарыла. Киләчәктә авыл урамына елныӊ теләсә кайсы фасылында җиӊел машинада керегә мөмкинлек булыр, дип көтелә.
Нет комментариев