Сөт ташу куркыныч шөгыль
Төрлесе

Сөт ташу куркыныч шөгыль

Алексеевск районыннан ярымтагылма арбалы сөт җыю машинасы Нурлат районы Сәләнгеш янындагы кечкенә күпердән төшеп китә.

Күпер култыксасы җимерелә, кабина ычкына, сөт Сәләнгеш елгасы кушылдыгына агып бетә. Юл-транспорт һәлакәте 10 декабрьдә, караңгы төшкәч - 18:15 сәгатьтә була.

Фаҗигә булган урында машина йөртүче - 1963 елгы ир-атның гомере өзелә. Ул Алексеевск районының бер авылыннан булган, диелә. Һәлакәт юлның бозлавык булуы аркасында килеп чыккан, дип фаразланыла. Бу турыда "Дуслык" газетасы яза.
Фото: http://rusdtp.ru

250

Нет комментариев