Татарстанда 30 июльдә һава торышының начараюы көтелә
Көндез +18, + 23 градус булачак
Татарстанда 30 июльдә һава торышының начараюы көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, республика халкын көчле яңгырлар, яшенле яңгырлар, урыны белән боз, көчле җил һәм температураның түбәнәюе көтә.
Төнлә явым-төшем урыны-урыны белән генә булачак, әмма иртән һәм көндез көчле һәм коеп яуган яңгырлар күпчелек районнарны, шул исәптән Казанны да, колачлаячак. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал.
Җил юнәлешен көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк, ә урыны белән республика буенча көчәйү 24 метрга җитәчәк.
Көндез +18, + 23 градус булачак. Казанда +20...+22 градус көтелә, ә Татарстанның көнчыгышында һава +27 градуска кадәр җылыначак.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев