Тәмәкене теләсә кайда тартуны тыйган законны әле белеп бетермәүчеләр дә бар.
Әмма инде Россиядә тәмәкә тарту урыннарына кагылышы яңа яңа таләпләр гамәлгә керде. Алар буенча күп фатирлы йортларда тәмәке тарту өчен махсус урыннар булдыру рөхсәт ителде. Тик бу урыннарда "Тәмәке тарту урыны" дигән язу эленеп торырга, махсус төпчек савыты урнаштырылырга һәм кичләрен яктырткычлар куелырга тиеш. Тәмәке тарту урыннарын янгын сүндерү системасы белән җиһазлау һәм биредә махсус вентиляция системасы булдыру мөһим.
Фото: http://i.ytimg.com/
Нет комментариев