Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йокларга иртәрәк ятыгыз

Күп кеше, эш күплеккә сылтап, йокларга соң ята, ә бу акрынлап сәламәтлекне какшата.

21.00-23.00 сәгатьтә баш мие ял итә. Йокларга кичке сәгать 11дән соң гына ятканда, баш мие тиешенчә ял итә алмый. Әгәр кеше төнге 1гә кадәр йокламый икән, аның акрынлап нерв системасы какшый. Төнге 3кә кадәр йокламаучыларда бер сәбәпсез ярсу, агрессия барлыкка килә. Кеше 7-8 сәгать йокларга тиеш.

Төнлә йокламау матурлыкны “урлый”. Йоклаганда күзәнәкләр яңара, тиешенчә йокламау бу процесска киртә тудыра. АКШ галимнәре йокысы даими туймаучы хатын-кызларның симерә башлавына игътибар иткән. Тиешенчә йокламау матдәләр алмашын боза ала, ди алар.

Төнлә иммун системасы күзәнәкләре активлаша, алар организмга эләккән зарарлы микроорганизмнарны юк итү белән шөгыльләнә. Йокысы даими туймаучы кешеләр суык тию, грипп, вируслы чирләргә тиз бирешә, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

erid: 2Vtzqv1AZW9

 

Фото: pixabay.com.
Автор:Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йоклау йокы

erid: 2Vtzqv1AZW9