Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Коткаручылар 12 яшьлек баланы судан чыгарган һәм реанимация үткәргән

Зыян күрүчене Буа үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озаталар

Буада коткаручылар шәһәр буасында су коенганда чак кына батып үлми калган 12 яшьлек малайны коткарырга ярдәм иткәннәр.

Һәлакәт турындагы хәбәр «Глонасс 112» системасына 16:35 тә керде. Бала суда тончыга башлый, шуннан соң пляжда дежур торучы коткаручылар шунда ук аңа ярдәмгә килә.

Белгечләр малайны тиз генә яр буена чыгаралар һәм кирәкле реанимация чаралары үткәрәләр. Шуннан соң баланы «Ашыгыч медицина ярдәме» бригадасына тапшыралар.

Зыян күрүчене Буа үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озаталар.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ата-аналарга балаларын сулык янында караучысыз калдырмаска, ял итү өчен җиһазландырылган пляжларны гына сайларга һәм балаларга суда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен аңлатырга кирәклеген искәртә.

Вести тТатарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев