Шәхси йортта янгын чыгып 42 яшьлек ир-атның гомере өзелгән
Хәвеф-хәтәр

Шәхси йортта янгын чыгып 42 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Ялкын телләре 140 квадрат метр мәйданга таралган һәм мунча, хуҗалык корылмаларын да ялмап алган

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Биектау районының Эстачи авылында агач йортта янгын чыккан.

Ялкын телләре 140 квадрат метр мәйданга таралган һәм мунча, хуҗалык корылмаларын да ялмап алган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта 42 яшьлек йорт хуҗасының мәетен тапкан.

Янгын саксыз тәмәке тарту сәбәпле чыккан дип фаразлана.


Нет комментариев