Субаш авылында янгын: Коръән белән паспорт кына исән
1 июнь көне Югары Субаш авылы халкы йөрәгенә гомерлек курку алып килә. Көндезге сәгать икенче яртылар тирәсендә имин тормыш гөрләгән Хәйруллиннар хуҗалыгында кара төтен күтәрелә
– Атна ахыры иде бит, читтә яшәүче балаларым кунакка кайтты. Өй тулы оныклар, дигәндәй. Хәер, кунакка дип кайтамы инде авыл баласы, бар эшемне алар кайткан көнгә җыеп торам. 4 кыз, бер ир бала үстердем. Улым – Ранил минем янда, авылда яши әле, ә кызларым канат очырдылар инде. 37 яшемдә тол калып, сыңар канат белән күтәрдем мин балаларымны. Әтиләре үлгәндә төпчеге Ранил 3 кенә айлык иде. Балтачтан кайтып килгәндә, Нурулла юл һәлакәтенә очрады. Машинасы белән юл астына төшеп киткән бахыр, баганага килеп бәрелгән. Шул чакта язмышым бер мәртәбә тез астына китереп суккан иде, монысы икенче. Бер кат күлмәктән урамда басып калдык, – ди Фәридә апа Хәйруллина.
Балалары кайтуына куанып туя алмаган Фәридә апаның йорт тирәсендәге шактый гына эшне җилтерәтеп эшләп куюларына тәмам күңеле була. Ул көнне иртәдән үк чәчәкләр күчерәләр, бакчаларны тәртиплиләр: суган, кишер, кызыл чөгендердән соң җыйнаулашып бәрәңге дә утырталар. Төш җиткәндәрәк тамак ача, хатын-кызлар өстәл хәстәрләргә кереп китә, ир-атлар исә ишегалдында кайнаша.
– Урам яктан төтен күтәрелгәнен күреп, кияүләр өйгә йөгереп кергәннәр. Янабыз түгелме соң, диләр. Ә без берни белмибез. Мунча ягында почмактан ут дөрләп кабынды. Ул арада өй эченә төтен тула башлады. Зәңгәр төтен ике дигәнче пәри койрыгы сыман бөтерелеп каралырга да өлгерде. Мин нәрсә алырга да белмичә, урамга йөгереп чыктым. Аяк киемен дә кияргә онытканмын. Галошым да янган... Әле бит балалар өйдә иде, аларны кем җитәкләп чыккандыр, ялкын телләрен күргәч, мин бөтенләй югалып калганмын, – ди Фәридә ханым.
Ялкын эшне тиз тота, бер сәгать вакыт та үтми, йорт, мунча, сарайлардан көл өеме генә утырып кала. Йортның кирпечтән эшләнгән өлеше исә хәрәбәләрне хәтерләтә. Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитсәләр дә, сикеренгән кызыл әтәчне тыярга көчләре җитми әлбәттә.
– Әлегә мин Балтач районы үзәгендә яшәүче кызларымда. Гомере буе укытучы булып эшләдем. Игелектән башканы белмәдем. Нинди гөнаһларым өчен икән дип куям да, кызларым да, авылдашларым да бер сүзне әйтеп юата – Аллаһтан бер сынау диләр. Шулайдыр, сынауларны кабул итми ярамый. Ләкин җитмеш яшемә җитеп килгәндә, бер нәрсәсез урамда басып калулары да бик авыр икән. Паспортымны алып чыга алмадым дип кайгырган идем, сумка эчендә иде, сумкасы янган, ә менә эчендәге паспортка берни булмаган. Коръән китабының да бер генә чите әз генә көйгән, дөрләп янган уттан имин калган! Аны кочаклап еладым, Аллаһының рәхмәте диген. Инде балаларым иңендә зур йөк, төп нигезне ничек тә яңадан корырга кирәк. Үзебезнең генә көч җитеп бетмәс шул. Страховка акчасы да күп чыкмас... – ди Фәридә ханым.
Ярдәм дигәннән, тамчы тамса күлгә файда анысы. 89393125370 телефоны буенча Фәридә апаның кызы Гилманова Камиля Н. исемендәге сбербанк картасына әзме-күпме хәер салырга була. Әмма, “ярдәм” сүзен өстәргә онытмавыгыз да сорала.
Гөлнур Шәрәфиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев