Балтачта табибны вәхшиләрчә кыйнаганнан соң тикшерүчеләр җинаять эше ачты
11 май кичендә ир-ат машинада барганда юл читенә ауган машинаны күреп ала, ул авариядә зыян күргән кешеләргә ярдәм итәргә туктый
Балтач районында табибны вәхшиләрчә кыйнаганнан соң тикшерүчеләр җинаять эше ачты, дип яза «Татар-информ».
11 май кичендә ир-ат машинада барганда юл читенә ауган машинаны күреп ала. Ул авариядә зыян күргән кешеләргә ярдәм итәргә туктый, тик аның үзенә һөҗүм итәләр.
Кыйналган 31 яшьлек табиб хастаханәгә үзе барган. Дәвалану узганнан соң судмедэкспертиза уздырылачак. Аның нәтиҗәләренә карап, нинди маддә буенча җинаять эше ачылачагы хәл ителә.
Тикшерү нәтиҗәләре турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга җиткерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев