Хезмәт

Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда коткаручылар бармагы блендерда кысылган хатынга ярдәм иткән

Биектау районының Шигали авылында коткаручылар биредә яшәүче хатынга ярдәм иткән

Аның бармагы блендер эчендә кысылып калган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 44 яшьлек хатын-кыз кулын мөстәкыйль рәвештә азат итә алмаган, чөнки җайланманың металл пычагы аның бармагына кергән.

Чакыру буенча килгән белгечләр слесарь инструменты ярдәмендә блендердан бармагын сак кына чыгарганнар. Шуннан соң зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев