Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
реклама1

«Стильный дом» сине көтә!

21 февраля 2017, 07:27

891

0

0

Бизнесны ничек үзеңә файда эшли торган итеп корырга? Аның серләренә төшенү өчен нинди алымнарга өйрәнергә? Бу сораулар металлосайдинг белән шөгыльләнүче эшмәкәребез Марат Шәйхетдиновны да борчый. Җавапларны тынгысыз Марат белем иленнән...

Ничек дияргә ашыгыр үз эшен башлап җибәрүчеләр, юкса бизнес белән беренче елын гына шөгыльләнмәүчеләргә дә кызык булырдай мәгълүматы күп аның. - Бизнесымны җайга салу, аның моңарчы күләгәдә калып барган якларын күрергә ТРның Икътисад министрлыгы оештырган «Эшмәкәрлек фабрикасы» дип аталган укулар ярдәм итте. Биредә һәрбер укучының бизнесын өр-яңадан «сүтеп җыялар», ди әле күптән түгел генә «Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек - 2016» бәйгесе лауреаты исеменә лаек булган Марат Шәйхетдинов.

Ә бит ул бәйгегә дә «Эшмәкәрлек фабрикасы» аша эләгә ул. Шулай да җитештергән товарының әле яңа төр булуын һәм министрлык куйган таләпләрне уңышлы үтеп чыга алуы белән дә әлеге проектта җиңеп чыгуын ассызыклап үтәргә кирәктер. Райондашларның да актив булып бердәм тавыш бирүе зур плюс булды эшмәкәребез өчен.

Ә хәзер «Металлосайдинг» дигән язуы белән ялан кырда әллә каян күренеп торучы базага күчик. Аны төзү өчен сазлык җирдә 2014 елда беренче казык кагыла.

2016 елның язында үзләре җитештергән өр-яңа товар сатуга чыга. Бары әлеге эшмәкәрдә генә якын-тирә районнарда әле бөтенләй булмаган, 8 смдан алып 8 метрга кадәр төрле размерда, яңа металлосайдинг ясала, 20дән артык төс тәкъдим ителә. 30 ел төсен үзгәртмәүче әлеге материал белән өйләрне тышлау бүгенге көндә бик популярлашып килә. Чөнки гади сайдинг янгын килеп чыккан очракта йортларны саклап калырга сәләтле түгел, ә металлосайдинг ут телләренә бирешми. Иске өйләрне әлеге төр сайдинг белән тышлау яңа күлмәк киерткәндәй була. Бу эштә Марат Шәйхетдинов һәм аның командасы һәрбер клиентларына зур ярдәм күрсәтә - өйне үлчәп, күпме материал кирәклеген үзләре чутлыйлар, комплекслы хезмәт күрсәтүчеләр буларак, кирәкле шөрепләренә кадәр барлап һәм бер генә см. да артык калмаслык итеп материалларны әзерләп китереп бирәләр. Алар һәрчак клиентларның һәм өйләр тышлаучы осталарның фикерләрен дә ишетергә телиләр, чөнки алай эшләгәндә эшнең сыйфаты бермә-бер югары була, диләр. Шулай ук биредә коймалар өчен өр-яңа металл штакетник, водосток, кәрнизләр, түбә кыеклары һәм башка күп кенә төзелеш материаллары табып була.

Кама Тамагы, Лаеш, Кукмара, Саба, Теләче, Киров өлкәсе, Арча, Әтнә, Казан ягы бистәләре - боларның барысында да Балтачта һәм нәкъ менә «Стильный дом» дип аталучы җитештерү базасында эшләнгәнметаллосайдинг белән тышланган йортларны инде күрергә мөмкин. Райондашларыбыз да әлеге эшмәкәр белән эшләүнең завод яисә башка кибетләрдән сатып алгандагыга караганда бермә-бер отышлы чыгуын

аңлап эш итә. Ә йортын металлосайдинг белән тышлауны әле хыялында гына йөртүчеләр өчен кичекмәстән, 89872999975 телефон номерына шалтыратырга кирәк.

Әлеге эшмәкәрнең эшләре белән тулырак танышасыгыз килсә, алар Вконтакте https://vk.com/metalosayding һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә дә бар.

Игътибар! Бары кыш көне һәм райондашлар өчен генә металлосайдинг һәм металл штакетник - 10%, доборкалар - 15%, саморезлар һәм җылыткычлар (утеплитель) - 20%, водостоклар - 25%* ташлама белән тәкъдим ителә.


(реклама хокукларында)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев