Республикада «Чиста урманнар» акциясенең көзге этабы башланды
Төрлесе

Республикада «Чиста урманнар» акциясенең көзге этабы башланды

«Татарстанның чиста урманнары» «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында үткәрелә

Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Республика урманнарында каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылачак. Шулай ук катнашучылар ял итү урыннарын, мәгълүмат щитларын һәм аншлагларны тәртипкә китерәчәк.

Акциягә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләре белгечләре, предприятие һәм оешмалар, экология берләшмәләре вәкилләре, студентлар һәм волонтерлар кушылачак.

«Татарстанның чиста урманнары» «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында үткәрелә. ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика халкын акциягә кушылырга өндәде.

Вести Татарстан

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


урман

Нет комментариев