Сентябрь ае Татарстанда тотрыксыз һава торышы белән сөендерүен дәвам итә.
14 сентябрь (дүшәмбе) көнне алмашынучан болытлы һава көтелә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан исәчәк, көндез аның тизлеге 13 м/с ка җитәргә мөмкин. Төнлә — +4 °+9 °C, көндез +16, + 21 °C.
15 сентябрь (сишәмбе) һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал. Җил юнәлеше көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк. Төнлә температура +4 °+9 ° C, көндез һава +15, +20 °C ка кадәр җылына.
16 сентябрь (чәршәмбе) — яңгыр фаразлана. Җил көчәячәк — аның тизлеге 14 м/с ка җитәчәк. Төнлә температура +8, +13 °C, көндез +14, +19 °C, ә республиканың көнчыгышында +25 °C кадәр булыр дип көтелә.
Вести Татарстан
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев