Талантлы егетләребезнең киләчәге зур!
Балтач егете Илнар Закиров кечкенәдән биергә ярата. Мәктәптә укыгын чакта атаклы хореограф Эрик Васинкин классында белем алган егет студент елларында да биюне ташламады, төрле чараларда актив катнашып, сәхнәдә үзен сынады.
Хәтерләсәгез, Илнар узган ел Казан шәһәрендә узган үзешчәннәр арасындагы бию конкурсында җиңүче булып танылды. Башкала халкын үзенең дәртле биюләре белән рухландырган Илнарыбызга ул чакта бәйгенең иң зур бүләге — 300 000 сумлык сертификат тапшырылган иде.
Югары белемне спорт юнәлешендә алса да, райондашыбызның биюгә булган мәхәббәте үзенекен итте. Аның зур хыялы — зур сәхнәдә чыгыш ясау иде, һәм бу хыялы быел тормышка ашты.
Быелгы сезонда Илнар Закиров Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар төркемендә эшли башлады. Аның тырышлыгы, осталыгы һәм бию сәнгатенә булган мәхәббәте чын күңелдән соклану уята. Илнарга киләчәктә дә уңышлар, яңа үрләр яулавын телибез!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев