Кабак тәкәсен 180 градуслы духовкада йөзе кызарганчы пешерәбез
Кабак тәкәсе камыры: 1 бокалның (300 гр) яртысына су, яртысына сөт салырга, 4-5 аш кашыгы сыек май, 2 кашык майонез, 1- 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы чүпрә, он чама белән. Камыр йомшак булсын. Бераз кабартырга.
Эчлегенә 1 стакан дөгене бүрттереп аласыз (кайнап чыккач 5 мин тирәсе, суга тоз салабыз). Аны яхшылап югач, саркытабыз. Кабакны уртача кыргычтан кырабыз һәм дөгегә кушабыз. Йөзем җимешен юып эчлеккә салабыз. Ак май эретәбез дә, анысын да эчлеккә салып пирожкилар ясыйбыз.
180 градуслы духовкада кабак тәкәсенең йөзе кызарганчы пешерәбез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев