Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
реклама1

“Раил” исемен әйтү дә җитә...

21 февраля 2017, 10:31

866

0

0

2016 елда республикада "Эшлекле хатын-кыз" булып танылган Гөлфия апа Нәсыйхованың исеме райондашларга яхшы таныш. Хәзерге буын аны "Раил" кибетләр челтәре, кафелары аша белсә, урта буын исә район кулланучылар җәмгыятендә хезмәт...

Бу системаның һәр юнәлешен биш бармагы кебек белә Гөлфия ханым. Заманында үз көчен төрле юнәлешләрдә сынап караган. Колбаса ясау цехын да, Яңгул сәүдә берләшмәсен дә җитәкләгән, склад мөдире дә булган. Һәм һәркайсында үзенең сәләтен, осталыгын күрсәтә алган. Тырышып, булдырам дип эшләгәнгә, матур нәтиҗәләргә дә ирешкән - күпсанлы мактау грамоталары шул хакта сөйли. Кыскасы, сәүдәгәрлек канында да, җанында да аның.

Күптән түгел үткән әлеге системада эшләүчеләрнең еллык хисап җыелышында да элекке райпо рәисе Васил Вәлиев Гөлфия апаны тикмәгә генә бүгенге сәүдәгәрләргә үрнәк итеп китермәде шул! "Аның ничә яшьтә икәнен беләсез, ә ул әле һаман да товарга үзе йөри, кайткач, йөгерә-йөгерә бушата", - дип сокланды ул.

Гөлфия апа белән очрашкач та, иң элек шул сүзләрне искә төшердем, чыннан да шулай эшлисезме, дип сорадым (хәер, үзем дә чамалыйм бит инде, аны өйдә тоту җиңел булмады. Ике көн рәттән иртәнге сигезләрдә шалтыратсам да, "Мин Казанда инде", - дигән җавап ишеттем).

-Шулай эшләмәсәң, булмый. Бер генә көн эшеңне иртәгегә калдырсаң да, чын-чыннан эченә кереп, бар күңелеңне биреп эшләмәсәң дә, хәзер "арба"дан төшеп каласың. Бу бит безнең гаилә бизнесы. Бездә начальник юк, барыбыз да тигез, барысы да бүленгән. Тормыш иптәшем Рафис, мәсәлән, хуҗалык эшләре буенча җаваплы, нәрсә ватыла, нәрсәне ремонтлыйсы, алыштырасы, төзәтәсе-төзисе бар - алар аның өстендә. Барлык оештыру эшләре, документлар улыбыз Ренат кулында. Мин - товар алып кайтучы. Әгәр берәребез авырып китсә яки ял алса, бер-беребезне алыштырабыз. Норма мәктәбендә директор урынбасары булып эшләүче киленебез Гөлүзә законнарны бик әйбәт белә, рәсми документлар хәзерләгәндә ул төп ярдәмче. Әле аннан тыш та югары белемле ике юристыбыз бар. Олы оныгыбыз Раил Казанда тикшерүче, тормыш иптәше Регина да шул системада эшли - хокукый яктан нинди генә проблемалы сораулар килеп туса да, алар белән киңәшләшәбез, чит кешегә мөрәҗәгать итәсе түгел. Икенче оныгыбыз Айрат - студент. Ул бала чактан сәүдә белән кызыксына. Хәер, кайтуга, оныкларыбызның икесе дә бер минут тик тормыйлар, безгә ярдәм итәләр. Өченче сыйныфта укучы Эмилебез генә әлегә һәммәсен күзәтеп, кызыксынып йөри.

Гомумән, "Раил" кибетләр, кафелар челтәрендә эшләүчеләрнең күпчелеге Нәсыйховларның үз туганнары. Чын мәгънәсендә гаилә бизнесы бу!

Ике кибеттән башланган бизнес

2001 елда беренче кибетләрен ача Нәсыйховлар. Бүген аларның санын уникегә җиткергәннәр. Әле дә районның берничә авылыннан: "Бездә дә кибет ачыгыз әле", - дип мөрәҗәгать итүчеләр бар (Яңа Салавычтагы буш торган кибетне дә алыгыз әле дип, үзем дә берничә әйттем инде -Г.Г.). Бу - сатып алучыларның аларга ышанычын күрсәтүче бик тә мөһим факт, миңа калса.

Азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары кибетләреннән тыш Нәсыйховларның махсус хуҗалык әйберләре сатучы өч кибетләре (дүртенчесен ачарга җыеналар),строймаркетлары, ПГС, металл һәм төрле металл эшләнмәләр сата торган складлары да бар. Борнакта тегү цехы ачканнар. Әлегә бер тегүче. Халык үтенече буенча урын-җир кирәк-яраклары да тегә, "замок"лар куя, алыштыра, ремонт, кыскарту-үзгәртү эшләре белән шөгыльләнә. Тирә-як авыллардан кадәр эзләп киләләр диләр. Әле бит Нәсыйховларны районда гына түгел, Киров өлкәсендә дә таныткан тагын бер юнәлешләре бар - кафелар. Алар үзләре бер аерым бизнес.

"Бер кергән кеше тагын эзләп килсен"...

Бүген инде кафелар ачып, беркемне дә шаккатыра алмыйсың. Алар күп һәм көннән-көн арта гына. Менә шушындый гаҗәеп көчле конкуренция-көндәшлек шартларында югалып калмыйча, алай гына да түгел, башкалардан аерылып торырлык итеп эш оештыру өчен нәрсә эшләргә һәм ничек эшләргә кирәген Нәсыйховлар үзләре һәм аларның алтын куллы командасы гына белә торгандыр. Әле бит алар беркемгә үпкә-таләпләр дә белдермиләр, көндәшләргә дә игътибар итмиләр, фәкать үзләренчә эшләүләрен беләләр.

-Безнең белән бер эшләгән клиентлар, бездән кондитер ризыклары сатып алучылар, заказ бирүчеләр безне тагын эзләп килерлек булсын дип эшлибез, -ди Гөлфия апа. - Шөкер, районда һәм күрше Киров өлкәсендә дә үз клиентларыбыз бик күп. Без "Кулинария" цехлары пешергән кондитер ризыкларны фәкать районда сатабыз. Читкә чыгарга кызыкмыйбыз да, чөнки бер генә әйберебез дә прилавкаларда озак ятмый, көннеке-көнгә сатылып бетеп бара. Үзләре заказ бирүчеләр дә бик күп. Клиентлар эзләп йөрисе юк димәкче булам. Пешекче кызларыбыздан бик уңдык.
Алар барысы да тәҗрибәле, югары класслы, бик булган... Бу кәсепкә биш ел элек керешкән идек, әле дә шул команда белән эшлибез.

Бүген Нәсыйховларның Шеңшеңәрдә һәм Нормада кафелары, кулинария цехлары бар. Беренчесендә Фәния Фатыйхова җитәкчелегендә Фирдия Нәбиева, Фәнизә Бариева, Раилә Гафиятуллина, Эльвира Гарифҗановалар хезмәт куйса, Нормадагысында Валентина Нуретдинова, Минзилә Волкова, Гүзәл Гарифуллина, Рузилә Бариева, Лилия Камалетдинова, Алия Минһаҗева, Венера Гәрәева, Алия Хисамова, Зөләйха Рамазановалар гап-гади камырдан, башка төрле ашамлыклардан, үз фантазияләре белән күз явын алырлык, телеңне йотарлык ризыклар пешерә, аш-су хәзерли.

Кондитер ризыкларының ассортименты гына да 70-80 төр арасында тирбәлә. Аны, уйласалар, көнендә-сәгатендә үзгәртәләр. Бухгалтер Зөләйха Рамазанова телевизор, интернет яки берәр журналда күргән һәрбер яңа ризык-ашамлыкны да үзләрендә пешертү чарасын тапса, кызлар үзләре дә гел нәрсәдер үзгәртәләр, уйлап табалар. Шулай да бүген иң үтемлесе - бәлеш булып чыкты. Аның да әллә ничә төрен пешерәләр. Вак гөбәдия, самса, өлеш... - боларга да заказның бетеп торганы юк. Туйлар, юбилейлар, гаилә бәйрәмнәре үткәрү өчен дә "Раил" кафеларын сайларга тырышалар. Тәмле дә, табын да мул, хезмәт күрсәтүләре дә бер дигән дип, белеп, ышанып сайлыйлар.

-Күп еллар бер үк базалар белән эшләгәч, товар-продуктларны 15 процент ташлама белән алабыз, шуңа күрә кибетләребездә барлык төр әйбер дә очсызрак килеп чыга. Товарга атнасына әллә ничә баргач, төрләндереп һәм аз алып кайтырга тырышам. Шуңа күрә сыйфатлы да, свежий да була, - ди Гөлфия апа Нәсыйхова. - Безнең инде районда, Киров өлкәсендә "Раил" кафесы, кулинариясе, кибетләре дигән исемебез, заманча әйтсәк, брендыбыз бар. 45 кешелек зур коллективыбызның һәр члены әнә шул исемне аклау өчен тырыша.

Һәм, миңа калса, тырышулары бушка түгел. Заказларның күплеге, клиентларының арта баруы, алардан ишетелгән рәхмәт сүзләре шуңа ачык мисал. Аларны инде беләләр. "Раил" дигән бер сүз җитә...

Реклама хокукында.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев