Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?

Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак?

Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар.

31 мең эшсез һәм 49 мең вакансия

Республиканың хезмәт базарындагы саннар әлегә шундыйрак. Пандемиягә бәйле вазгыятьтән соң уңай үзгәрешләр күзәтеләме? Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың фикерләрен белештек.

– Уңай якка таба үсеш күзәтәбез. Икътисад торгызыла, предприятиеләр бөтен куәтенә эшли. Республикада 49 мең вакансия бар. Төзелеш өлкәсендә – 13 мең, эшкәртү сәнәгатендә 7,5 мең, дәүләт идарәсе, хәрби иминлек белән тәэмин итү, социаль тәэминат өлкәсендә 4,9 мең урын дигән сүз бу. Хәзерге вакытта инженер, контролер, маляр, слесарь, токарь, электр белән эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ зур, – ди Эльмира Зарипова.

Министр әйтүенчә, 2021 елның гыйнварына мәшгульлек үзәкләренә төрле сораулар буенча 9,3 мең кеше мөрәҗәгать итсә, шуларның 7,5 меңе эшсез буларак исәпкә алынган. Шушы вакыт эчендә 3,4 мең кеше эшкә урнашкан. Узган ел эшсезләр саны 80 меңгә җитсә, бүген рәсми теркәлүчеләр – 31 мең. Шуларның 60 проценты – хатын-кызлар, алар эш урыныннан үз теләге буенча киткән. Нәфис затлар гаиләгә күбрәк вакыт кала торган, баланы бакчадан, мәктәптән алу өчен өйгә якын булган хезмәт урыннарын сайлыйлар икән. Бигрәк тә Нурлат, Аксубай, Питрәч кебек районнарда эшсезлек үзен сиздерә. Февраль башында Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә эш эзләүчеләр күбрәк булган. Дәгъва кылучыларның һәркайсы белән аерым сөйләшәләр, аларны эш бирүче таләпләренә туры китереп укыталар икән.

Сүз уңаеннан, ун ел эчендә 90 мең кешене кабат укытырга туры килгән. Узган ел андыйлар 14 меңнән артык булган. Былтыр эшсезләрнең күбесе сак хезмәте, хисапчы, чәчтараш, машина йөртүче, тырнак ясаучы, визажист кебек яңа белгечлекләр үзләштергән.

Безгә кемнәр кирәк?

Татарстанда икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен күздә тотып, 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечлекләрнең исемлекләрен булдырганнар. Шуңа карап, техникум, вузларда белгечләр әзерләячәкләр. Республикада автомеханик, машинист, тракторчы, янгын сүндерүче, слесарь, кием кисүче, чигүче, матрос, буяучы, терлекчелек буенча белгеч, умартачы, фотограф, элемтә операторлары, сынчы, дизайнерлар кирәк. Югары белем бирүдә авиатөзелеш, процессларны автоматлаштыру, архитектура, дизайн, компьютер куркынычсызлыгы, зоотехника, дәвалау эше, юристлар әзерләү буенча дәүләт заказы бар.

– Пандемия вакытында пешекчеләргә бик нык кытлык булды. Мин моны хезмәттәшләрем белән аралашудан да чыгып әйтәм. Белгечләр җитми, булганнары эштән китә, – ди Казандагы кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте директоры урынбасары Светлана Цветкова. – Соңгы вакытта пешекче, кондитер  һөнәрен сайлаучылар саны артты. Бу һөнәр кызларны гына түгел, егетләрне дә кызыктыра. «Ворлдскиллс» ярышлары да моңа йогынты ясады дип уйлыйм. Мәктәп укучылары мәйданчыкларда пешекчеләрнең ничек сыналуын, алар әзерләгән ризыкларны күзәтә алды. Без пешекче, кондитерлар да әзерлибез. Бер урынга 4–5 кеше дәгъва кыла. Сәламәтлеге чикләнгән студентлар өчен дә махсус төркем булдырдык.

Берне түгел, өчне бел!

Яшьләрнең киләчәге һөнәрне дөрес сайлауга бәйле. Нинди белгечлек сайлаганнар отачак?

– Бүген автомеханигы да, табибы да, пешекчесе дә кирәк. Машиналар йөрүдән туктамый, ашамыйча тормыйбыз. Шулай булгач, барлык һөнәрләргә дә ихтыяҗ бар. Соңгы вакытта яңа төр белгечлекләр дә барлыкка килә. Боларны «киләчәк һөнәрләре» дип йөртәбез. Алар сәнәгать робот техникасы, ясалма интеллект һәм башкалар белән бәйле. Булачак абитуриентлар әлеге профессияләр белән алдан ук таныша ала. Заводларда фрезерчы, токарьларга да ихтыяҗ бар. Бүген шул ук фрезерчы үз һөнәрен генә түгел,  эшенә бәйле рәвештә башка белгечләр хезмәтен дә яхшы белергә тиеш. Деталь каян килә, каян китә… Күп профильле белгечләргә сорау зур. Шул ук ресторанда эшләүчеләрдән дә берничә һөнәр белү сорала. Бу – заман таләбе, – ди «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Хәзерге вакытта мәктәп укучылары белән нинди эш алып барыла? Эльмира Зарипова белдергәнчә, 2014 елдан бирле мәшгульлек үзәкләре укучылар белән актив эш алып бара. Укучылар, укытучылар белән һөнәри оешма белгечләре төрле очрашулар уздыра. Югары сыйныф укучыларына хезмәт базарында кирәкле булган һөнәрләр турында аңлатыла. 2014–2019 елларда 1800 укучы автомеханик, слесарь, эретеп ябыштыручы, пешекче һәм башка белгечлекләрнең нечкәлекләрен өйрәнгән. «Эшмәкәрлек нигезе» программасы булачак бизнесменнар өчен файдалы.

 

Сәрия Мифтахова

Ватаным Татарстан

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр нинди һөнәр сайларга