Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ренат Ибраһимов: «Кече кызыма 3 яшь, ә зурысы пенсия яшенә җитте»

72 яшьлек Ренат Ибраһимов үзенең сигезенче баласы һәм яшь хатыны белән тамашачыларын таныштырды.

Җырчы сигез ел элек үзеннән 40 яшькә яшьрәк кызга өйләнде. Бу - артистның өченче никахы иде, аның алдагы никахларыннан 3 баласы бар. Яшь хатыны Светлана Миннеханова белән аларның 5 сабыйлары туган.

Шушы көннәрдә җырчы Ренат Ибраһимов «Привет, Андрей!” тапшыруында катнашты. Анда ул кече кызының да өйдә тууы хакында сөйләде. Гаиләләре зур булса да, хатынының беркемнән ярдәм көтмәве, барысына да үзе өлгерүе хакында әйтте җырчы. Әлбәттә, хатынының әти-әниләре һәм җырчы үзе дә булыша, тик балалары өчен алар нянялар тотмыйлар икән.

– Хәзер минем сигез балам бар. Иң кече кызыма өч яшь, ә зурысы тиздән пенсионер булачак, — дигән ул тапшыру барышында.

Фото: 123ru.net

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада Ринат Ибраһимов