Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Балтач малае, Балтач кызчыгы

Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның гаиләләре чыгыш ясады

4нче апрель көне  бистәнең 5 нче номерлы балалар бакчасында зур бәйге - “Балтач малае – 2024”, “Балтач кызчыгы – 2024” бәйгесе узды. Гаилә елына багышланган әлеге бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның гаиләләре чыгыш ясады.

 

Бәйгедә катнашкан гаиләләр Татарстанда яшәүче төрле халыкларның мирасы, гореф-гадәтләре белән таныштырып, матур йолалар тәкъдим иттеләр: “Орчык өмәсе”, “Солдатка озату”, “Талбишек үрү”, “Май канаты ясау”, “Шәҗәрәләр өйрәнү”, “Боз китүне карау”, “Ипи пешерү”, “Утын өю”, “Чабата үрү”, удмурт халкының “Кунак каршы алу”, рус халкының “Кыз баланың чәчен үрү”.

 

Бәйгедә балалар үзләре, әти-әниләр, хәтта әби-бабайлар да бик  актив катнашып, һәрьяклап һөнәрләрен күрсәттеләр.  Искиткеч матур булды бәйге! 
  Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән рухи хәзинәләребезне саклап, үсеп килүче яшь буынга да тапшырсак  иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә елы