Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

«Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле»

Кенә төп гомуми белем мәктәбендә бәйге-кичә оештырылды

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә «Гаилә елы» дип игълан итте.
Шул уңайдан, гаилә елы кысаларында «Советлар Союзы Герое Б. С. Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбендә» «Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле» исеме астында бәйге-кичә оештырылды. 

Гаилә ул — җылы учак. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртуга, хөрмәткә , хезмәткә өйрәнәбез. Гаилә никадәр нык икән, аның җылылыгы да шулкадәр көчле була.

Гаилә бәйрәме 6 нчы сыйныф укучысы Нәфисә Габдрахманованың «Әти-әни пар канатым» җырын башкаруы һәм әтиләрне, ир- егетләрне Ватанны саклаучылар көне«, ә гүзәл әниләребезне, сөйкемле кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итүдән башланып китте.

Мәктәбебез директоры Низамиев Рамил Вәкил улы гаиләләрне сәламләп, теләкләрен җиткерде. 

Бәйрәмебезнең түренә учак җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык: Әхмәтгалиевлар гаиләсе — 2 нче сыйныф, Хайрулиннар гаиләсе — 3 нче сыйныф, Закиржановлар гаиләсе — 4нче сыйныф, Габдрахмановлар гаиләсе — 6нчы сыйныф, Галиәхмәтовлар гаиләсе −7 нче сыйныф, Хадиевлар гаиләсе −8нче сыйныф, Усмановлар гаиләсе- 9нчы сыйныф өчен чыгыш ясадылар. 
Гаиләләр үзләрен 6 бәйгедә сынадылар: «Гаиләләр презентациясе» ,"Уңган әни" конкурсы, «Алга, алга»-блиц- турнир, «Зирәкләр һәм тапкырлар» ," Иң оста биюче" конкурсы, «Иҗади номер» .

Һәр гаилә таныштыру өлешендә, үзләренең бар осталыгын җыеп, үзенчәлекле итеп чыгыш ясадылар. 

Элек электән хатын-кыз — гаилә учагын саклаучы, гаиләне тәмле ризыклар белән сыйлаучы, кунакларны якты йөз, мул табын белән каршы алучы, озатучы кеше булып тора. «Уңган әни» бәйгесенең дә максаты гаиләдә милли ризык әзерләү традицияләрен саклау. Бәйгедә катнашучы әниләребез, берсеннән-берсе оста итеп, өчпочмак, җимеш бәлеше, гөбәдия, коймак, өлеш, бавырсак, чәк-чәк пешереп алып килгәннәр иде. Алар әлеге ризыкларны пешерү ысулларын да сөйләп киттеләр.

Өченче өлештә балалар катнашты. Сорау-җавап формасында уздырылган бәйгедә берсе дә сынатмады.

«Зирәкләр һәм тапкырлар» бәйгесе әтиләребез өчен булды. Әти-ул гаилә башлыгы, гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәу шартларын булдыручы. Бәйгедә әтиләрнең икътисад өлкәсендәге белемнәре тикшерелде. 

Иҗади номер белән чыгыш ясаганда гаиләләрнең берсе дә югалып калмады. Җырга, биюгә, нәфис сүзгә дә сәләтлеләр үзләре. Бәйрәмгә килгән тамашачылар, укучылар, әти-әниләр биюләрне дә, моңлы җырларны да, яттан сөйләнгән шигырьләрне дә яратып карады.

Бәйге-кичәдә исәп—хисап эшен алып барган жюри әгъзаларына гаиләләрне бәяләргә авыр булды. Һәр гаилә дә ныклы әзерлек белән бәйгедә катнашты. Җюри номинацияләр буенча гаиләләргә урыннар билгеләде, тәмле күчтәнәчләр тапшырды.

«Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле» дип аталган бәйге — кичәдә катнашкан гаиләләргә, аларга ярдәм иткән сыйныф җитәкчеләренә бик зур рәхмәтемне җиткерәм, тыныч, матур гаилә тормышы теләп калам! Гаиләләрегез бербөтен булсын! Өйләрегез якты, җылы, табыннарыгыз мул булсын, кайгы-хәсрәт сезне урап узсын. Балаларыгызны тигезлектә үстерергә язсын. Сәламәт булыгыз, хөрмәтле гаиләләр!

«Советлар Союзы Герое Б. С. Рахимов исемендәге 
Кенә төп гомуми белем мәктәбе» тәрбия эшләре 
буенча директор урынбасары 
Гөлшат Сибгатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт Аминь

    Теги: Бәйрәм чаралары