19 яшьлек футболчы егетне крокодил ашаган
Җәмгыять

19 яшьлек футболчы егетне крокодил ашаган

Егетне коткара алмыйлар

Мозамбикта тренировка вакытында футболчы егет һәлак булган. 19 яшьлек спортчыны крокодил ашаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Басма белешмәсе буенча, Эстевау Альберто Жино исемле яшь спортчы «Атлетико Минейро де Тете» клубында уйный, ул Замбези елгасы буенда тренировкага килгән.

Команда тренеры Эдуарду Карвалью сүзләренчә, футболчы йөгереп йөри, аннары елга янына килә. Шул чакта аңа крокодил һөҗүм итә.

Шаһитлар сүзләренчә, крокодил 5 метр чамасы озынлыкта була. Егетне коткара алмыйлар. Аның мәете әле дә табылмаган, диелә хәбәрдә.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/19-yaslek-futbolcy-egetne-krokodil-asagan-5873767

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


крододил

Нет комментариев