Котлыйбыз!
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында Гарипова Әдилә Хәмитовна җитәкчелегендә күп еллар дәвамында балалар полимер балчыктан матурлык тудырырга өйрәнә - төрле эшләнмәләр ясый.
Ел дәвамында алар төрле бәйгеләрдә катнаша. Күптән түгел матурлык яратучы кызлар полимер балчыктан әвәләү һәм сәнгатьнең башка төрләре буенча «Цветущий сад» V Халыкара Чемпионатта катнашты һәм призлы урыннар яулады.
«Цветочное украшение» номинациясендә:
1 урын - Гөлинә Галиева
2 урын - Раилә Галимуллина
«"Настольная композиция» номинациясендә:
1 урын - Әдилә Галымова
«Статуэтка» номинациясендә:
1 урын - Аделина Разыкова
«Миниатюра» номинациясендә:
1 урын - София Федорова
«Посуда» номинациясендә:
1 урын - Миләүшә Насибуллина
3 урын - Ализә Фәйзрахманова
«Творческая идея» номинациясендә:
1 урын - Нурия Гарипова
Кызларны һәм аларның җитәкчеләре Әдилә Гарипованы чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә иҗат уңышлары телибез!
Нет комментариев