Татарстан Конституциясе көнендә, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Аларга җиңел автомобильләр тапшырылды.
Автомобиль ачкычлары безнең районыбызның Урта Көшкәт һәм Шеңшеңәр авыл җирлекләренә тапшырылды! Яңа машиналарны авыл җирлекләрендә максатчан файдаланып, районыбыз халкын хәерле эш-гамәлләр белән сөендереп торырга язсын!
Чыганак: @nutfullinramil
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев