20 февральдә "Ел хатын-кызы", "Ел ир аты - хатын-кыз карашы" бәйгесенең зона ярышлары Кукмарада булды.
Анда безнең районнан дүрт номинация буенча катнаштылар."Өченче буын героинясы" номинациясендә Сафина Линура апа, "Хатын кыз лидер" - Салавыч күппрофилле лицее директоры Закирова Люция,"Хатын-кыз бизнес-леди" номинациясе буенча ''Нур'' супермаркет сәүдә үзәге җитәкчесе Гыйльмуллина Нурания, ''Мәрхәмәтле йөрәкле ир-ат'' номинациясе буенча Чепьяның ''Халыклар дуслыгы'' музее директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Галиев Гарифжан Гали улы җиңүчеләр булдылар.
Нет комментариев