Район Сабан туенда һәр елны Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әниләрен бүләкләп үтәләр.
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әниләрен бүләкләп үтәләр.
Быел да 12 июнь көнне Балтачта Сабантуйда мәйдан уртасына районның иң өлкән кешесен - 99 яше тулган Нина Зарипованы зурлап чакырдылар. Яңа өйләнешкән Альбина һәм Радик Гыйззәтуллиннар гаиләсенә, шулай ук Сабантуй алдыннан Галимовлар гаиләсендә дөньяга аваз салган икенче кызларына район башлыгы исеменнән матур теләкләрен юллап, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев