Балтачта  чернобыльче-райондашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл ачылды (+фото)
Җәмгыять

Балтачта чернобыльче-райондашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл ачылды (+фото)

Чернобыль АЭСы фаҗигасенә 36 ел булды.

Чернобыль атом станциясендәге шартлауга 36 ел тулган 26 апрель көнне Балтачыбызда бу авария һәм, шулай ук, радиациягә бәйле башка фаҗигаләр корбаннарына һәйкәл ачылды.

Бәйрәм чарасында чернобыльче-райондашларыбыз арасында бердәнбер хатын-кыз булган Флера апа Латыпова да катнашты.

Безнең районнан Чернобыль һәләкәтен торгызуда 26 кеше катнашкан, бүгенге көндә аларның 16сы исән.

Якташларыбыз үзләренең сә­ламәтлекләре һәм гомерләре бә­рабәренә кешелек дөньясын бик көчле радиоактив нурланыштан коткарганнар. Алар барысы да үзләренең һөнәри һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәп, зарарлы радиоактив матдәләр таралуны булдырмый калганнар.

"Ватан сакчылары" комплексында ачылган әлеге һәйкәл чернобыльче-райондашларыбызның батырлыгын һәрвакыт искә төшереп торыр.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев