Балтачның хәрби ветераннары кабат җиңү яулый (фото)
Җәмгыять

Балтачның хәрби ветераннары кабат җиңү яулый (фото)

Безнекеләр быел да призлы урын яулады.

Балтач районы Хәрби диңгез флоты ветераннары Кукмара районында ветераннар арасында оештырылган волейбол ярышында катнашып кайтты.

Команда составында капитан Раушан Хәсәнов һәм аның тормыш иптәше Алсу, Михаил Алексеев, Раушан Солтанов, Фәрит Кәримов чыгыш ясап, призлы урын яуладылар.

Ярышларга вакыт табып килгәэн егетләргә Балтач районы Хәрби диңгез флоты ветераннары советы рәисе Наил Хөснетдинов рәхмәт сүзләре җиткерде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Молодцы,балтачлылар