Бүген Балтачта чираттагы хезмәткә озату булды, 7 егет армиягә китте.
Балтач бүген лачын кебек 7 егетен армия сафларына озатты. Егетләрне озатырга әти-әниләре, туганнары, якыннары, дуслары килгән иде. Саубуллашырга килгән һәркем автобус кузгалганда "Исән-сау йөреп кайтыгыз, балакайлар!" дигән изге теләк теләде.
"Тиздән күрешербез, бары 8760 сәгать көтәргә кирәк. Бүгеннән кире хисап башлана", диде озатырга килүчеләрнең берсе.
Еллар имин булып, исән-сау хезмәт итеп кайтыгыз, балакайлар!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев