Булганнан бар да була (+фото)
Җәмгыять

Булганнан бар да була (+фото)

Кариле авылында яшәүче Чулпан Габделганиева безне сокландыруын дәвам итә.

Булганнан бар да була дип, аның кебекләр турында әйтәләрдер. Шигырьләр яза, китаплар авторы, чигүче, аш- су остасы, менә дигән оештыручы, танылган спортчы... Әле менә уенчыклар бәйләргә өйрәнгән икән. " Йомшак җепләрдән бәйләнгән уенчыкларны бик яратып сатып алалар икән. Оста куллар өчен менә дигән шөгыль бу. Мин дә сатып алмаска, үзем бәйләп карарга булдым",- ди ул. Беренче коймаклар димәссең, бик матур килеп чыккан. Афәрин, Чулпан!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев