Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Ел буе көткән милли туебыз гөрләп узды

Гел шулай эш сөеп, ашлы булып яшәүләр, рәхәтләнеп ял итүләр насыйп булсын, ил-көнебезгә тынычлык килсен, бәйрәм кояшының нурлары һәрбер йортка үтеп керсен иде

Югары дәүләт бүләкләренә ия райондашларыбыз Балтач Сабан туеның олы кунаклары булды. Ә аннан соң сәхнә түренә ун тапкыр Балтач Сабан туе батыры булган, Дөньякүләм чемпионыбыз, көрәшче, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов чыкты һәм шунда ук районыбыз горурлыгы булган, Татарстан, Рәсәйкүләм, Дөньякүләм көрәш ярышларында җиңү яулаган егетләребезне, остазларны үз янына җыеп та алды, – сәхнә көрәшчеләр белән тулды, алкышлар тагын да күбәйде. Балтачыбызның көчле рухлы кешеләре эштә генә түгел, келәмнәрдә дә батыр калырлык уллар үстерә!

 

Соңгы еллларда Балтач Сабан туенда район үсешенә үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика һәм ил күләмендә уңышларга ирешкән шәхесләргә «Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү традициясе яшәп килә. Төбәгебездә әлеге мәртәбәле исемне 49 райондашыбыз йөртә.

 

Быел «Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины» сафларын янәдән ике райондашыбыз – Кариле авылында яшәүче шагыйрә, Россия Федерациясенең спорт мастеры, «Фикердәш» клубы җитәкчесе, «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы» Балтач районының җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Чулпан Габделхәй кызы Габделганиева һәм Яңгул авылында гомер кичерүче, авыл хуҗалыгы тармагында 41 еллык хезмәт тәҗрибәсенә ия «Яңа тормыш» авыл хуҗалыгы җәмгыяте механизаторы, хезмәт алдынгысы Самат Зариф улы Шәрәфиевлар баетты.

 

Сабан туенда һәр елны районның иң өлкән кешесен билгеләп, яңа өйләнешкән парларны котлап, яңа туган сабыйны әйтеп үтәләр, бүләкләр тапшыралар. Быел районыбызның иң өлкән кешесе булып Түнтәр авылыннан 103 яшьлек Нина Зарипова танылды. Яңа өйләнешкән – Нөнәгәр кызы Чулпан белән Балтач егете Фирзәр Гарифуллиннар гаиләсенә, шулай ук Сабантуй алдыннан Яңа Салавычтан Алия-Әлфис Гыйләҗетдиновлар гаиләсендә дөньяга аваз салган игезәк балаларына район башлыгы исеменнән матур теләкләр яңгырады, истәлекле бүләкләр бирелде.

 

Мәйданның кайсы почмагына гына бакма, һәркайсында уеннар гөрли, әнә, кыек багана менәләр, и тырышалар инде балалар, тик менә очына гына җитеп булмый, шулай да арада йөгереп килеп, җилдереп менеп китүче осталар бар, быелгы осталар гына түгел инде алар, еллар буе тәҗрибә туп-лап килгәннәре күренеп тора. Туры баганага да җитез менә ир-егетләребез! Капчык сугышы, гер күтәрү һәм башка уеннарда да сынатмыйлар. Хатын-кызларыбыз да төшеп калганнардан түгел, көянтә-чиләк белән су ташып, капчык киеп йөгерүдә аларга тиңнәр күрмәссең. Уеннарда катнашучылар елдан-ел күбәя, – үзең катнашсаң гына Сабан туеның яме күңелләргә хуш килә, тәэсире ел буена җитә бит аның. Оештыручыларыбыз быел милли киемнәрдән киенгәннәр, – Балтачыбызның бер почмагы узган гасырларга әйләнеп кайткан диярсең!

 

Башкалабыз Казаннан килгән эстрада йолдызлары Чулпан Йосыпова, Айгөл Хәернасова, Дилә Нигъмәтуллина, Марат Яруллин бәйрәмгә килүчеләрне җырлары белән бәйрәм азагына кадәр канатландырып тордылар.

 

Матур узды Сабан туе, күңел күзе күргәннәргә күркәм мизгелләре күп иде. Бала-чага белән мәйдан тулды, уйнатып өлгер генә! Балалар безнең якты киләчәк, аларга ел да уеннарны күпләп оештыру бәйрәмебезне бизи генә. Милли көрәш Балтачта һәрвакыт үзенә җәлеп итә, атлар чабышы башлангач мәйдан бермәлгә бушап кала, ат спортын сөючеләр күп бездә, һәммәсе дә чабышкылар янына ашыга.

 

Әнә шулай, ел буе көткән милли туебыз бабаларыбыз мирас иткән жирдә гөрләп узды. Гел шулай эш сөеп, ашлы булып яшәүләр, рәхәтләнеп ял итүләр насыйп булсын, ил-көнебезгә тынычлык килсен, бәйрәм кояшының нурлары һәрбер йортка үтеп керсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач Сабан туе