Февраль аенда райондашларыбызны озын ял көннәре көтә
«23 февраль, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, эш атнасы кыска булачак һәм нибары өч көн (20-22 февраль) дәвам итәчәк», - диелә хәбәрдә.
Ведомствода искәртүләренчә, атнаның соңгы эш көне, 22 февраль, бәйрәм алды көне булганлыктан, бер сәгатькә кыскарак булачак.
Өстәмә ял көне 1 гыйнвар, якшәмбе көненнән 24 февраль, җомгага күчерелде.
Алты көнлек эш атнасы булганда шимбә, 25 февраль, эш көне санала.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев