Газинур Гафиятуллинның хатыны 103 яшендә вафат булган
Җәмгыять

Газинур Гафиятуллинның хатыны 103 яшендә вафат булган

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның хатыны вафат булган. Гыйльмурый әбигә март аенда 103 яшь тулган иде. Бу хакта кызы Римма хәбәр иткән.

Гыйльмурый әби тумышы белән Шөгер (хәзерге Лениногорск) якларыннан. Бөгелмә районының Сугышлы авылына күченеп килгәч, язмыш аны булачак тормыш иптәше Газинур белән очраштырган.

Гыйльмурый әби Советлар Союзы Геройлары хатыннары арасындагы бердәнбер озын гомерле хатын-кыз иде.

Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Газинур Гафиятуллин

Нет комментариев