22 апрельдә Казан Кремлендә ел саен үткәрелә торган «Ел хәйриячесе – 2018» республика конкурсына йомгак ясалды.
Безнең районнан бүләкләү тантанасында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Гөлчәчәк Гафурова катнашты.

Күпбалалы гаиләләр өчен аерым программа әзерләнгән иде. Балтачтан Мәннәповлар, Норма авылыннан Исрафиловлар, Улисьял авылыннан Кугергиннар гаиләсе Казан Кремле буенча сәяхәт кылды, С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында концерт карады. Чара Корстон сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган бәйрәмчә төшке аш белән тәмамланды.

Нет комментариев