18-24 июнь көннәрендә "Волга" лагерында "Алтын каләм" фестивале узды, быел ул 27 тапкыр үткәрелде.
Егет-кызлар фотожурналистика, телевидение, радиожурналистика, дизайн һәм верстка, SMM, рус һәм татар матбугаты буенча көч сынашты. Биредә районыбыздан өч укучы - Әхмәдиева Гөлназ, Исхакова Илүзә, Газизуллин Кәрим катнашты.
Фестивальнең иң зур бүләге - Гран-при. Һәм аңа татар матбугаты буенча Көшкәтбаш кызы, блогер, талантлы райондашыбыз Гөлназ Әхмәдиева лаек булды. Гөлназны зур җиңүе белән ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Нет комментариев