Райондашыбыз Гөлсем Миңнебаева 60ка якын шәҗәрә төзегән ханым.
Күптән түгел аны күрше Арча районы Хәсәншәех авылында узган “Җиде буыныңны бел!” шәҗәрә бәйрәменә чакырганнар.
“Бу күркәм бәйрәмгә без Норма авылында яшәүче Гөлсем апаны чакырдык. Ул шәҗәрә ясау мөһим, әмма җиңел түгеллеге, бу эшкә кайчан, ничек кереп китүе турында сөйләде, шәҗәрә төзү буенча мастер класс уздырды.
Гөлсем апа Миңнебаева 30 ел мәктәптә балаларга математикадан белем биргән. Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Гөлсем апаның шәҗәрәләр төзү күптәнге шөгыле дә түгел икән. Санаулы ел эчендә әнә шундый нәтиҗәгә ирешкән. Хәсәншәех авылыннан да бер ничә гаиләнең шәҗәрәсен төзегән ул” дип яза Гөлкәй Хәбирова.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев