Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре)
Җәмгыять

Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре)

Көннәрдән бер көнне ир-ат булып уянсам… Гүзәл затларга — әнә шул җөмләне дәвам итәргә куштык. Иң беренче итеп ниләр эшләр иде икән алар?

«Без булдыра алмаган эшләр аз инде ул»
Гөлназ Сәфәрова, алып баручы:
— Дөресен генә әйткәндә, ир-ат булып уянырга теләмәс идем. Ә бу хәл була калса, шок кичереп, нәрсә эшләргә белми йөрер идем башта. Ә аннан ир-атлар гына башкара торган эшләрне эшләп карар идем мин. Хәер, хәзер инде хатын-кызлар да алардан ким түгел: ирләргә генә хас эшләрнең 90 проценты кулыбыздан килә.

«Армиягә барып кайтыр идем»
Рузанна Хәбибуллина, Кариев театры артисты:
— Көннәрдән бер көнне ир-ат булып уянсаммы? Ир-ат белән хатын-кыз бер-берсеннән аерыла бит инде ул! Аермаларын тикшерер идем (көлә). Аннан армиягә барып кайтыр идем. Ир-атларда миңа иң ошаган сыйфат – алар җаваплылыкны авыр вакытта үз кулына ала беләләр.
Без хатын-кызлар – хыялыйрак. Тормышта да бөтен проблемаларны ир-атлар чишә бит. Алар – җир кешесе. Иремнән чыгып шуны әйтә алам.

«Өйдәгеләр егылып китәр иде…»
Ләйсән Мәхмүтова, җырчы:
— Ир-ат булып уянуымны белсәм, ышанмыйча, бар да урынында микән, дип тикшерер идем башта (көлә). Аннан кызларга шалтыратып чыгар идем, кәефләрен белешеп. Кызык сорау бу, минем фантазиям бай, хатын-кызның көченнән килмәгән шөгыль табыр идем мин. Өйдәгеләрне генә жәллим, алай була калса, шаккатып егылырлар иде алар.

Ватаным Татарстан

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


төрлесе Ләйсән Мәхмүтова Гөлназ Сәфәрова Рузанна Хәбибуллина

Нет комментариев