Җәмгыять

Казанда узачак «Изобилие» сәүдә фестивале биш көн дәвам итәчәк

Күргәзмә-ярминкә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, халыкның товарлардан файдалана алуын арттыру һәм Татарстан Республикасында күргәзмә-ярминкә эшчәнлеген үстерү максатларында үткәрелә

Татарстан башкаласында 4 февральдән 8 февральгә кадәр тагын ай саен халык куллану товарлары күргәзмә-ярминкәсе – «Изобилие»Татарстан Сәүдә фестивале узачак. Чара Спорт сарае фойесында оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Фестивальдә җирле җитештерүчеләрнең продукциясе, шул исәптән азык-төлек товарлары, текстиль, халык кәсепләре эшләнмәләре һәм башка категорияләр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә-ярминкә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, халыкның товарлардан файдалана алуын арттыру һәм Татарстан Республикасында күргәзмә-ярминкә эшчәнлеген үстерү максатларында үткәрелә.

Ярминкә биш көн дәвам итәчәк. Аны үткәрү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

 

Татар-информ


Нет комментариев