Җәмгыять

Казанның Совет районында 23 мең кешегә исәпләнгән яңа микрорайон төзеләчәк

Төзелеш ике этапта барачак һәм 2040 елга тәмамланырга тиеш

Казанда Совет районында территорияне планлаштыру проектын расладылар. 101,4 гектар мәйданлы участок 29нчы номерлы проектлаштырыла торган юл, «Новое Вознесение» коттедж поселогы һәм «Южный парк» белән чикләнгән. Тиешле карарны шәһәр Мэриясе сайтында бастырдылар.

Биредә биеклеге 45 катка кадәр булган сигез торак йорт төзергә планлаштыралар. Яңа микрорайонның гомуми саны 23,3 мең кеше тәшкил итәчәк.

Проектта 1,9 мең урынга исәпләнгән алты балалар бакчасы, 4,2 мең укучыга исәпләнгән өч мәктәп, мәдәни-ял итү үзәге, физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм сезонлы спорт инвентарен прокатка бирү базасы каралган. Шулай ук яшелләндерелгән территорияләр һәм транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары барлыкка киләчәк.

Төзелеш ике этапта барачак һәм 2040 елга тәмамланырга тиеш.

kazanfirst

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев