Кенәбашның батырлар һәйкәле күз явын алырлык
Җәмгыять

Кенәбашның батырлар һәйкәле күз явын алырлык

Халыкның бердәм булып үзара салымны җыюы һәм авылдашлары Ринат Ибәтуллинның да үзеннән зур өлеш кертүе нәтиҗәсендә шундый матур эш башкарылды

2020 елда Кенәбаш авылында үзара салым акчасына Бөек Ватан сугышы солдатлары истәлегенә Хәтер тактасы эшләнде һәм авыл мәдәният йорты территориясенә урнаштырылды. Ләкин, авыл кешеләре соравы буенча ул мәчет янына, үзәккә күчерелде. Һәм быел аның тирәсенә брусчатка җәеп, матур итеп коймалап та алынды.

- Үзара салым программасы ярдәмендә авылларда күп кенә эшләр башкара алдык, юлларны тәртипкә китердек. Узган ел менә Кенәбаш авылында һәйкәл дә эшләп куйдык. Халыкның бердәм булып үзара салымны җыюы һәм авылдашлары Ринат Ибәтуллинның да үзеннән зур өлеш кертүе нәтиҗәсендә шундый матур эш башкарылды, - диде Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев.

 


Нет комментариев