Кенәдә балаларның шат тавышына кем сәбәпче? (+фото)
Җәмгыять

Кенәдә балаларның шат тавышына кем сәбәпче? (+фото)

Урамнан ишетелгән әлеге көлүләр аша бина эчендә кечкенәдән төрле сынауларны үтеп, көчле авыруларны җиңәргә тырышкан балалар икәнен уйламыйсың да.

Кышның җем-җем кары явып торган кичендә, бар җиһан балаларның шау авазы белән тулды. Урамнан ишетелгән әлеге көлүләр аша бина эчендә кечкенәдән төрле сынауларны үтеп, көчле авыруларны җиңәргә тырышкан балалар икәнен уйламыйсың да.

Кенә мәдәният йорты җитәкчесе Кадрия Галимуллина инвалидлар ункөнлеге кысаларында балалар өчен бәйрәм үткәрү нияте белән бик озак йөрде, иганәчеләр эзләде. Игелекле чарага үз өлешен кертеп, сабыйларга чын балачак бәйрәме бүләк иткән Эльмира һәм Ришат Камалиевларга, авыл мәчетенә ихлас рәхмәтләрне ирештерәсе килә. Ә шулай да әлеге эшне башлап йөргән, күрше районнан хәтта аниматорлар китерткән Кадриягә әлеге изге эше меңе белән әйләнеп кайтса иде. Кадрия үз мисалында клубның күңел ачу урыны гына түгел, ә изге, игелекле эшләр башкара торган мәдәният учагы икәнен дә раслады.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


инвалидлар ункөнлеге

Нет комментариев