«Битва экстрасенсов» финалчысы вафат.
Русиядә популяр бу тамашада Дария Воскобоева былтыр дүртенче урынга чыккан иде.
«РИА Новости» агентлыгы хәбәр иткәнчә, экстрасенс озак вакыт авырган булган.Дария Воскобоеваның үзенең Инстаграмдагы сәхифәсендә 6 гыйнварда булачак тамаша кичектерелүе турында пост язылган. «Кадерле дуслар! Шәхси сәбәпләр аркасында «Рождественские гадания“ чарасы кичектерелә. Яңалыкларны лентадан карап барыгыз. Барыгызны да яратабыз», — диелгән.Әле берничә көн элек кенә Дария Инстаграмдагы битендә киңәшләр язган. «Психик һәм физик яктан йөкләнешне киметегез. Бу чорда аерылышулар, конфликтлар еш булачак. Җәнҗалларда катнашмаска тыршыгыз. Каникулны матур гына үткәрегез», — дип язган ул.
Нет комментариев