Малмыжда Россия Герое Валерий Асаповка һәйкәл ачылачак
Җәмгыять

Малмыжда Россия Герое Валерий Асаповка һәйкәл ачылачак

Күрше Малмыж районы Кәннә (Калинино) авылында Сириядә һәлак булган Россия Герое генерал-лейтенант Валерий Асаповка 8 декабрьдә һәйкәл ачылачак.

Малмыж районында туган Герой үзенеӊ барлык гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, Чечня бәрелешләрендә була, Абхазиядә тынычлыкны саклауда катнаша. 2017 елныӊ 23 сентябрендә Сириянеӊ Дейр-эз-Зор шәһәре янында канкойгыч сугыш вакытында миномет утына эләгеп баш хәрби киӊәшче Валерий Асапов һәлак була.

Ринат Зарипов фотлары.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


һәйкәл

Нет комментариев