Тракторчы егет территорияне җиренә җиткереп чистартты
«Кыш үзенекен итте: мул итеп кар яуды. Көрәкләп кенә җиңә торган булмады, трактор кирәк булды. «Мелиоратор» оешмасыннан килгән тракторчы егет территорияне җиренә җиткереп чистартты. Үтенечебезне канәгатьләндергән өчен оешма җитәкчесе Хәниф Нәкыйпович Бариевка, хезмәткәре Җәләлетдинов Ранилгә 5нче балалар бакчасы коллективы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез», дип хәбәр итәләр бакча дирекциясеннән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев